Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Апас табиблары «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм калганнар

-Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы...

-Бик кызганыч, Татарстан Дәүләт Советы карары белән 10 еллар элек шәһәр типлы бистә статусына күчерелгән Апас үзәк хастахәнәсе Россиякүләм «Земский доктор» дәүләт программасында катнашудан мәхрүм. Аның буенча, авыл районына эшкә кайткан 35 яшькә кадәрле табибка 1 миллион сумлык Грант бирелә, Татарстан хөкүмәте дә шуңа 100 мең сум өсти. Район юлламасы белән хәзер югары медицина уку йортларында 10 апаслы укый. Алар диплом алгач районга кайтып эшкә урнашырга тиеш, дүрт яклы килешүдә шулай күрсәтелгән. Апаска кайтмасалар, алар республика бюджетыннан түләнгән акчаларны кире кайтарырга тиеш була. Бүген район үзәк хастаханәсе, поликлиникада 39 табиб, 196 урта буын белгеч эшли. Хезмәт күрсәтүче һәм кече буын медицина хезмәткәрләре-83 кеше. Табибларның уртача айлык хезмәт хакы узган елда 37106, урта буын белгечләрнеке 19095 сум, кече буын хезмәткәрләрнеке 11315 сум тәшкил итте, - ди районның баш табибы Линар Әхмәтянов.

Фото:http://www.chel.aif.ru/health/healthcare/1433786

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев