Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Апасның полиция хезмәткәрләре алданмаска чакыра

Кешене алдалап яки ышанычын яулап акчаларын үзләштерүчеләр әледән-әле үзләренең кырын гамәлләрен кабатлап тора.

-Интернет күпчелек халыкның яшәү рәвешенә әверелде. Биредә мәгълүмат эзләп, аралашып кына утырмыйбыз, күп вакыт сатып-алу һәм банк операцияләре дә башкарыла. Бу вакытта саксыз эш иткән, тиз ышанучан кешеләрне җинаятьчеләр тиз эләктереп ала. Алар психологияне өйрәнә һәм кешенең йомшаклыгыннан файдалана. Кешенең яшерен мәгълүматларын алу алар өчен әллә ни авыр эш түгел, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
Хокук сакчылары сүзләренә караганда, соңгы вакытта банк белән бәйле очраклар арткан. Кемдер алданып кредит ала, кемдер булган акчасын кырыкалдарлар кулына күчерә. Мисал өчен, күптән түгел генә бер райондашыбыз 290 мең сум бурычка баткан. Ул иң элек таныш түгел кешеләр сүзенә ышанып кредит рәсмиләштерә, аннан аны билгесез кешеләргә күчерә. Акылына килеп, ни эшләгәнен аңлаганда, вакыт узган, акчалар “җилгә очкан” була инде. Хәзер әлеге очрак буенча тикшерү эше бара.
-Банк карталары белән мошениклыкның да бик күп төрләре бар. Еш кына мошенниклар нинди дә булса кушымта урнаштырырга, акчаны резерв счетка күчерергә тәкъдим итәләр. Картагызның вакытлыча ябылуы яки картадан акча күчерергә теләүләре, шуңа да аны әлегә ябып торырга кирәк булуын хәбәр итәләр. Кагыйдә буларак, шалтыратучылар үзләрен банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре дип таныштыралар. Мошеникларның төп максаты- сезнең картаның өч санлы кодын белү. Аны беркемгә дә әйтергә ярамый. Истән чыгармагыз! Банк хезмәткәрләренә сезнең картаның, счетларның кодлары, парольләре, номерлары кирәк түгел. Шул ук вакытта банкның куркынычсызлык хезмәткәрләре бер вакытта да клиентларга шалтыратмыйлар, - ди Раил Гатауллин.
Әгәр сезгә шикле шалтырату була икән, сөйләшүне туктаттып картагызда күрсәтелгән номер аша банк белән элемтәгә керегез. Шикле кеше шалтыраткан номерга кире шалтыратмагыз. Ул күп каналлы банк телефонына ошаса да, ялган номер булырга мөмкин. Сак булыгыз, алдана күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев