Бала табу бүлеге Апаска кире кайтачак
- Бу ел башыннан районда 15 бала туды. Узган ел 160 (2013 елда - 180, 2012 елда - 206 иде) бала туды. Табигый үрчем дәрәҗәсе 1000 кешегә 7,6 туучы туры килә, Татарстан буенча бу сан - 14,8. Райондагы барлык халыкның 14 процентын балалар тәшкил итә. Бакча һәм мәктәп яшендәгеләр -...
- Бу ел башыннан районда 15 бала туды. Узган ел 160 (2013 елда - 180, 2012 елда - 206 иде) бала туды. Табигый үрчем дәрәҗәсе 1000 кешегә 7,6 туучы туры килә, Татарстан буенча бу сан - 14,8. Райондагы барлык халыкның 14 процентын балалар тәшкил итә. Бакча һәм мәктәп яшендәгеләр - 2853. Элеккеге бала табу йортындагы шартлар таләпләргә туры килмәү сәбәпле, булачак әниләрне Буа, Казан бала табу йортларына озатырга мәҗбүрбез. Район үзәк хастаханәсендә төзекләндерү-капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәч, бала табу бүлеге Апаска кире «кайтачак», - дип белдерде балалар баш педиатры Наилә Зиатдинова район табибларының хисап җыелышында.
Фото:http://k-telegraph.kiev.ua/2008/09/13-nedonoshennyx-detej-umerli-v-tureckoj-bolnice/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев