Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Шәфкать туташына чәчәк бәйләме

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Апас халкы сәламәтлеге сагында торучылар арасында иң-иңнәрне билгеләделәр. 5 елга бер тапкыр шулай күләмле итеп үткәрелүче бу бәйгегә кадәр район үзәк хастаханәсе һәм шифаханәдә алар эчке сайлап алу ярышлары үтте. Район турына 12 кеше сайлап алынды. 6 этаплы бу конкурста 100 баллы бәяләмәдә "Иң яхшы авыл...

Район Мәдәният йорты сәхнәсендә Апас халкы сәламәтлеге сагында торучылар арасында иң-иңнәрне билгеләделәр.

5 елга бер тапкыр шулай күләмле итеп үткәрелүче бу бәйгегә кадәр район үзәк хастаханәсе һәм шифаханәдә алар эчке сайлап алу ярышлары үтте. Район турына 12 кеше сайлап алынды. 6 этаплы бу конкурста 100 баллы бәяләмәдә "Иң яхшы авыл фельдшеры" исемен Римә Саттарова (Җидекизләү), "Иң яхшы шәфкать туташы" исемен Наилә Шиһабиева (хирургия бүлеге), "Иң яхшы участок шәфкать туташы" исемен Рәисә Идиятова (үзәк шифаханә), "Иң яхшы лаборант" исемен Мөсәмирә Абдрахманова (клиник-диагностика бүлеге) яулады. Җиңүчеләргә һәм һәрбер катнашучыга Диплом-Грамоталар, истәлек бүләкләре һәм кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Римә Саттарова белән Наилә Шиһабиева Апас данын Казанда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы үткәрәчәк финал конкурсында яклаячак.

- Мондый конкурслар бик кирәк, - дип билгеләп үтте жюри рәисе, районның баш табибы Ленар Әхмәтянов. - Һәркемнең һөнәри үсеше, белемнең хезмәттә кулланышы әнә шулай тәэмин ителә.

Районның халык сәламәтлеген саклау тармагында 39 табиб, җирле фельдшер-акушерлык пунктларында 57 фельдшер, 1 акушерка эшли. Район үзәк хастаханәсе һәм шифаханәдә, йогышлы авырулар бүлекчәсе, бала табу йорты, ике амбулаториядә (Апас һәм Урта Балтай) барлыгы 142 шәфкать туташы, лаборантлар һәм башка профильле хезмәткәрләр безнең саулыкны кайгырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шэфкать туташы медики лучший фельдшер Лучший заведующий отделом