Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Район үзәк хастаханәсендәге медперсоналның тупаслыгы һәм башка мөһим мәсьәләләргә баш табиб ачыклык кертә

- Безгә сораулар һәр көн саен кереп тора. Оператив хәл итәргә тырышабыз. Медперсоналның тупаслыгы буенча кергән сораулар аеруча тиз ачыклана. Мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Сөйләрлек, башкарган эшләребез бар. Хәзер бездә табибка интернет, инфомат аша язылырга мөмкин. Хәтта республика клиник хастахнәсе табибына да. Быел тикшеренү өчен яңа җиһазлар кайтара алмадык,...

- Безгә сораулар һәр көн саен кереп тора. Оператив хәл итәргә тырышабыз. Медперсоналның тупаслыгы буенча кергән сораулар аеруча тиз ачыклана. Мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Сөйләрлек, башкарган эшләребез бар. Хәзер бездә табибка интернет, инфомат аша язылырга мөмкин. Хәтта республика клиник хастахнәсе табибына да. Быел тикшеренү өчен яңа җиһазлар кайтара алмадык, без бөтен көчне ремонтка бирдек. 20 миллион сумга (медҗиһазларга) заявкабыз бар. Йөрәкне тикшертү өчен УЗИ аппараты турында сүз булган иде. Киләсе елга булыр дигән өметтә калам. Күпләр поликлиника белән стационар арасындагы ишекнең бикле булуына аптырыйлар. Безнең поликлиника ягында тикшеренү өчен барлык шартлар да бар, кайдадыр күчеп йөрисе түгел. Алда эшлисе эшләр күп әле. Хастаханәнең икенче катында бала тудыру, балалар, гинекология бүлекләре булачак. Бухгалтерия, гомумән, администрация элеккеге бала тудыру бинасына күчәчәк, киләчәктә китапханәбезне зурайтачакбыз, үзебезнең музеебыз да булыр, - дип белдерде баш табиб Линар Әхмәтянов.

Фото:http://nemeckaya-sistema-139.kredit-tube.appspot.com/p/procrf.ru/region/42.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев