Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Кайчакта йомшак сүз дә җитә

Һәр елның февраль аенда район Советының утырышлар залында медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, агымдагы хезмәт елына бурычлар билгелиләр. 21 февральдә узган хисап җыелышында үзәк хастаханәнең баш табибы Фатыйх Хәйдәров һәр тармак эшчәнлегенә тәфсилле анализ ясады. Иң сөенечлесе шул - безнең үзәк хастаханә кайбер төр уңай күрсәткечләре белән республика...

Һәр елның февраль аенда район Советының утырышлар залында медицина хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, агымдагы хезмәт елына бурычлар билгелиләр. 21 февральдә узган хисап җыелышында үзәк хастаханәнең баш табибы Фатыйх Хәйдәров һәр тармак эшчәнлегенә тәфсилле анализ ясады. Иң сөенечлесе шул - безнең үзәк хастаханә кайбер төр уңай күрсәткечләре белән республика буенча авыл районнары арасында, Мөслим районыннан кала, икенче урында. "Сәламәтлек", "Уңайлы мохит", "Вакцинапрофилактика" республикакүләм программалары, милли проектлары буенча үтәлешләр әйбәт бара икән. Шулай булса да районда медик-демографик хәл катлаулы әле. Хезмәткә яраклы кешеләрнең үлеме арта бару борчу тудыра. Бу очракта беренче урында имгәнү һәм агуланулар тора. Районда кадрлар белән тәэмин ителеш начар түгел. Үзәк хастаханәдә бүген квалификацияле 39 табиб эшли, 198 шәфкать туташы һәм 96 кече медперсонал хезмәт күрсәтә. Барлык 57 фельдшер-акушерлык пунктларында да медицина кадрлары тулы штатта. Алга таба яшь белгечләрне үзебезгә эшкә кайтару буенча да эш бара икән. Бүген югары уку йортында 9 студент табиб белгечлеге ала. Узган ел юллама белән ике райондашыбыз укырга кергән. Үзәк хастаханәнең баш терапевты Алик Хураськин, теш дәвалау бүлеге мөдире Эльмира Галимова, "Ашыгыч ярдәм" бүлеге баш табибы Марат Хәйдәров, Караборнаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Зөлфирә Тәхәвиева да үз чыгышларында яңалыклары белән таныштырдылар, үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр. З. Тәхәвиева 1964 елда төзелгән иске медпункт урынына модульле яңа ФАП төзелгәнгә сөенечен белдерде, эш шартлары белән таныштырды. Медсовет җыелышында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Гүзәл Волкова һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин катнашты һәм чыгыш ясадылар. Чыгышы ахырында Г. Волкова: "Бәйрәмнәрдә лаеклы ялда булган хезмәттәшләрегезне дә онытмагыз, авыл кешесе ярдәм сорап беренче аларга мөрәҗәгать итә бит, чәчәк бәйләмнәре бүләк итегез", - дигәч зал алкышларга күмелде. Р. Әхмәтшин да үз чыгышында авыруларга игьтибарлырак булырга өндәде. "Сез дару белән генә түгел, җылы сүзегез белән дә терелтергә сәләтле шәфкать ияләре", - бит диде ул.

Соңыннан бер төркем алдынгыларга, юбилярларга министрлыкның һәм район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Рәсемдә: медицина хезмәткәрләре Тамара Сусарина, Рәзинә Новакова һәм Галина Афанасьева өчен дә бу көн истәлекле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нэтижэлэр