Тигез урында абыну
Көнчелекнең агы да бар, карасы да диләр. Әгәр күңелеңне кара хисләр биләп ала икән, азагы инде күңелле үк булмаска мөмкин.
(21 октябрь, «Апастово-информ»)
Районның Б авылында яшәүче Р. да матур уйлар белән яшәсә, суд каршына басмаган булыр иде. Күп кенә җинаятьләр, явызлыклар һәм гөнаһлар көнләшү аркасында кылына. Әлеге райондашыбыз белән дә шулай булды. Тигез урында абыну дисәң дә була.
“Бер-берегезгә ачу һәм нәфрәт белән карамагыз, көнләшмәгез һәм алдамагыз”, – диелә хәдистә. Димәк, көнләшүне катгый рәвештә тыя. Бер йортта яшәгәндә тату көннәре дә, ызгышлары да була. Көнләшү хисләре дә туадыр. Ләкин хисләрне вакытында йөгәнли белергә дә, азагын уйларга да кирәк.
Р-ның да үзе белән яшәгән хатынга карата көнләшү хисләре туа. Ул ачудан ни эшләргә белми һәм үч алу юлын үзенчә сайлый. Йорттан телефон һәм 10 мең акча югалуын әйтә. Бу хакта хатынга гына яла ягып калмый, эчке эшләр бүлегенә гариза да яза.
Хокук сакчылары гариза буенча эш башлый. Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан авылга барып тикшерү эшләре башлана. Ләкин эшнең азагына чыгып, чын җинаятьчене ачыклау урынына, вакыйганың чишелеш угы башка якка юнәлә. Нәтиҗәдә, өйдән берни дә югалмавы, әлеге ирнең ялган гариза язып, хокук сакчыларын ялгыш юнәлештә эшләргә мәҗбүр итүе ачыклана.
Тикшерү эшләре бер көн белән генә чикләнми. Әлеге кылынмаган җинаятьнең чуаланган юлларын чишкәндә күпме вакыт уза. Бу вакыт эчендә полиция хезмәткәрләре игътибарларын җәмәгать тәртибен саклуга, кисәтү эшләренә юнәлткән яисә башка җитдирәк җинаятьләрне ачу буенча ныклабрак эшләгән булырлар иде.
Р. да эш судка барып җиткәч үзенең гаебен аңлады. Уйланылмаган адымы, ачу катыш кызулыгы аркасында үкенергә туры килде. Шул ук вакытта җәзасыз да калмады. Район суды РФ Җинаятьләр Кодексының 306 маддәсе, 1 бүлегенә нигезләнеп, 15 мең сум штраф түләргә дигән карар чыгарды.
Кеше үз сукмагын үзе сала диләр. Дөрес, ялгышлары да, табышлары да булыр. Ир уртасына җитеп килүче Р-ның хисләрен йөгәнләп, матур итеп яшәргә вакыты бик җиткән. Кабат ялгышмасын иде ул. Суд залларында, тикшерү эшләрендә тагын очрамас дигән өметтә калыйк!
Гөлнар Ганиева, район прокуроры ярдәмчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев