Апаслылар Казанда съездда катнашты
Район тормышы

Апаслылар Казанда съездда катнашты

Казанда «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең XI съезды узды.

Әлеге чарада Апас районы делегациясе дә катнашты. Съезд республика иҗтимагый хәрәкәте вәкилләрен бер мәйданга җыйды. Съезд делегатлары бертавыштан Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы рәисе итеп сайладылар. Съездда шулай ук өч еллык эшкә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.

Фәрит Мөхәммәтшин Югары Совет әгъзаларына, территориаль бүлекләр советларына, Башкарма комитет хезмәткәрләренә, активистларга, ветераннарга һәм барлык тарафдарларга иҗади хезмәтләре һәм битараф булмаганнары өчен, шулай ук муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына, хакимият вәкилләренә инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.


Нет комментариев