Караборнашлылар чишмәгә  яңа сулыш өргәннәр
Район тормышы

Караборнашлылар чишмәгә яңа сулыш өргәннәр

Караборнаш авылы чишмәсе моннан дистә еллар элек төзекләнеп, тәмле суы белән сыйлады.

(21 октябрь, «Апастово-информ»)


 

Авыл халкы да шул суны эчә. Чөнки чишмә суы һәр йортка да кергән. Краннан чишмә суы ага. Караборнашлылар чишмәгә кабат яңа сулыш өрергә уйлаган.

- Фиргәт Вәлиев – тумышы белән Коштавылыннан. Караборнаш кияве буларак, авылдагы төп нигезне яңартып, җәйләрен биредә яшиләр. Чишмә дә аның иганәчелегендә яңарды. Матур итеп бизәкләп чишмәгә өй ясап куелды. Суы да челтерәп агып тора, - ди Хөҗҗәт абый.

Чишмәдә эш әле тукталмаячак, диләр. Җәен тирә-юнен рәшәткә белән әйләндереп алып, утыргычлар да куярга ниятлиләр. Изге эш дәвамлы булачак.


Нет комментариев