Казаннан килгән 45 кешелек туристлар төркеме Апас районының тарихи-мәдәни урыннары белән танышты. Сәяхәт “Путешествия с историей” проекты кысаларында оештырылды, ә Апаста кунакларны районның туристлык мөмкинлекләрен танытуга юнәлтелгән “Джабалистан (Апас тау ягы)” проекты кысаларында кабул иттеләр.
(17 октябрь, “Апастово-информ”).
Туристлар иң элек Апас туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Аннары район үзәгендәге һәйкәлләр һәм тарихи урыннар белән таныштылар. Шулай ук “Хәҗәр” үзәгендә, “Мирас” пансионатында булдылар, Кадыйр Латыйповның йортын һәм беренче мәхәллә мәчетен карадылар. Сәяхәт Биеш авылында дәвам итте. Болынбалыкчы авылында исә кунаклар меценат Әсгать Галимҗановның йортында булдылар. Һәр тукталышта аларга әлеге урыннарның тарихы һәм үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде.
Туристларны Апаска алып килгән “Путешествия с историей” проектына нигез салучы Илнур Кәнәфиев әйтүенчә, проектның төп максаты - Татарстанның киң җәмәгатьчелеккә әле таныш булмаган урыннарын күрсәтү, яңа һәм кызыклы маршрутлар булдыру.
“Без үзебезнең каналда туристлар төркемнәре туплыйбыз һәм аларны төрле сәяхәтләргә алып барабыз. Бу юлы Апас районын күрсәтергә булдык. Аннары Кайбыч районына юл тотачакбыз. Әлегә бу - бер көнлек сынау сәяхәте. Киләчәктә Апас районы буенча тагын да киңрәк маршрут әзерләргә уйлыйбыз. Сәяхәткә кызыксыну зур булды. Автобус тулы, барлыгы 45 кеше килде. Кунакларның күбесе - Казан халкы. Бу Апас районының туристлар өчен кызыклы булуын күрсәтә”, - диде ул.
Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Лилия Нәбиуллина билгеләп үткәнчә, районның тарихи-мәдәни мирасын туристларга таныту максатыннан гамәлгә ашырыла торган “Джабалистан (Апас тау ягы)” проекты район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән оештырылган.
Апас районының тарихи-мәдәни мирасын таныту һәм яңа туристлык маршрутлары булдыру юнәлешендәге эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Нет комментариев