Апаста ирләр командалары арасында район башлыгы кубогына волейбол ярышлары узды.
(17 февраль, “Апастово-информ”).
Апас районы, Кама Тамагы районы, Кайбыч районы беренчелекне бүлеште.
“Уеннар оешкан төстә узды. Һәр җиңүче команда Дипломга һәм бүләкләргә лаек булды”, - ди районның яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Волейбол ярышы барышы белән район башлыгы Айрат Җиһаншин да танышты һәм кызыклы, гадел җиңүләр теләде.
Нет комментариев