Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Төз атла! Йөгер... Кем беренче?

17 май көнне Апас мәктәбе гөр килеп торды. Чөнки биредә ел саен уза торган һәм көтеп алынган, балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән районкүләм "Аҗаган" спорт бәйгесе үткәрелде. Биредә районның 21 мәктәбеннән икешәр командага бүленеп, укучылар 9 этаптан торган төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар. Алдагы еллар белән чагыштырганда командаларның хәзерлекләре яхшыра...

17 май көнне Апас мәктәбе гөр килеп торды. Чөнки биредә ел саен уза торган һәм көтеп алынган, балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән районкүләм "Аҗаган" спорт бәйгесе үткәрелде. Биредә районның 21 мәктәбеннән икешәр командага бүленеп, укучылар 9 этаптан торган төрле спорт бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Алдагы еллар белән чагыштырганда командаларның хәзерлекләре яхшыра бара. Бәйгедә катнашучыларның һәркайсы аерым бер тырышлык, үҗәтлек белән ярыша, бер-берсен рухландырып, бер-берсе өчен җан атып торалар. Махсус бердәм формадан килүче мәктәпләр командалары бу спорт бәйгесенең мөһимлеген, җитдилеген тагын да ныграк күрсәттеләр. Ә "Аҗаган" җиңүчеләре түбәндәгеләр булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча командалар беренчелегендә өлкән төркемнәр арасында Апас мәктәбе - беренче урында, икенче урынны - Биеш мәктәбе, өченче урынны - Чирмешән мәктәбе командасы яулады. Кече яшьтәгеләр төркемнәре арасында беренче урынны Балтай, Табар Черкене, икенче урынны Кече Болгаер, Югары Ындырчы, өченче урынны Чурибураш, Иске Йомралы мәктәбе командалары бүлештеләр. "Укучыларның яхшы хәзерлек белән, бәйгенең җитдилеген аңлап катнашуларына күңел сөенә. Автомат сүтеп җыю бәйгесе алар өчен бигрәк тә мавыктыргыч, җитезлекләренә күз иярми. Тарихыбызга кагылышлы сорауларга төгәл җавап бирүләре дә әйбәт", - ди хәрби комиссар Илшат Паймурзин.

Укучылар өчен чираттагы, биш көнлек хәрби-патриотик җыенны ай ахырында үткәрү планлаштырыла. Булачак ил сакчыларына чираттагы җитди имтихан булачак ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зарница