Россиялеләргә 100 мең сум пенсия алу өчен бөтен хезмәт эшчәнлеге дәвамында югары хезмәт хакы алырга кирәк.
Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб белдерде. Бу хакта РИА Новости яза.
«Барыннан да элек күп акча эшләргә кирәк. Чөнки Халыкара хезмәт оешмасы конвенциясе нигезендә, пенсия югалган хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итәргә тиеш. 100 мең сум пенсия алу өчен гомер буе, бөтен хезмәт эшчәнлегендә югары хезмәт хакы алырга кирәклеген аңларга мөмкин», – дип сөйләде Бессараб «Лента.ру»га.
Депутат сүзләренчә, альтернатива буларак озак вакытлы акча җыю программаларында катнашырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, дәүләт озак сроклы саклык хисабына өстәмә рәвештә 360 мең сум салырга ярдәм итә. Бу исә пенсияне арттырырга мөмкинлек бирә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев