12 декабрь – Россия Конституциясе көне
Җәмгыять һәм без

12 декабрь – Россия Конституциясе көне

Хөрмәтле райондашлар! Сезне иң төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан ихлас котлыйм.

Конституция - иң югары юридик көчкә ия иң мөһим документ. Төп Законыбыз күпмилләтле Федерациянең ныгуында, илебезнең сәяси-икътисади тотрыклыгын тәэмин итүдә, дәүләт идарәсен һәм җирле үзидарә институтының ныгуы өчен ныклы нигез барлыкка китерүдә хәлиткеч роль уйнады. Конституция илдәге хокук системасының үзәге булып тора һәм башка законнарның мәгънәсен, эчтәлеген билгели. Илдәге Законны белү һәм аннан дөрес итеп файдалану – бүгенге замана таләбе. Төп Законны белү тормышның сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, иминлек, бәхет телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев