18 октябрь – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Җәмгыять һәм без

18 октябрь – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Районыбызның юлчылары!

Сезнең һөнәрегез җирдә иң игелекле хезмәтләрнең берсе. Юлларны төзекләндерү – районыбыз инфраструктурасында төп юнәлешләрдән санала. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, сезнең һөнәрегез һәрвакыт кирәк. Кышын, җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең хезмәткә дә нык бәйле. Тигез, такыр, сыйфатлы юллар һәркемгә канәгатьлек өсти. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар телим.
Равил Хисаметдинов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев