Сайлау участогы иртәдән үк сайлаучыларны кабул итә. Мәдәният йорты яныннан җыр-моң агыла. Тирә-юньгә тәмле коймак һәм шашлык исе таралган.
(13 сентябрь, “Апастово-информ“).
Авыл халкы берәм-берәм тавыш бирергә килә. 35 ел халык сәламәтлеге сагында торган Гөлүсә Хафизова да сайлауга килүне бурычы итеп санаган.
“Авылыбыз елдан-ел матурлана, яшәү шартларыбыз әйбәт. Киләчәктә тагын да матур тормыш көтсен дигән теләктә үз тавышымны бирдем“, – диде ул.
Нет комментариев