“АгроАктив” хуҗалыгы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады
Җәмгыять һәм без

“АгроАктив” хуҗалыгы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан 158 өлкән кешегә азык-төлек пакетлары тапшырылды.

(1 октябрь, “Апастово-информ”).


Районда өлкәннәр ункөнлеге үтә. Бу чарага “АроАктив” хуҗалыгы беренчеләрдән булып кушылды. Хуҗалык җитәкчелеге тарафыннан Болын-Балыкчы һәм Кормаш авылларында яшәүче 158 өлкән кешегә азык-төлек пакетлары тапшырылды.
“Өлкән буын вәкилләре даими хөрмәткә, ихтирамга лаек. Без аларга күңел җылыбызны бирергә, кайгыртырга, ярдәм итәргә бурычлы”, - диде “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.


Нет комментариев