Трансляция 9нчы сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана.
(9 сентябрь, “Апастово-информ“).
Үзәк Сайлау Комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев турыдан-туры эфирда, татарстанлыларга булачак сайлаулар хакындагы сорауларына җавап бирәчәк. Бу турыда “ВКонтакте“да хәбәр ителә.
Онлайн-очрашу 12.00 сәгатьтә башлана. Кондратьев республикада сайлауларның ни рәвешле барачагын, Covid-19ның сайлау барышына тәэсирен һәм яңалыклар турында сөйләячәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда сайлаулар 11нче сентябрьдән 13нче сентябрьгә кадәр узачак. Өч көн дәвамында сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр. Республикабыз Президенты һәм авыл җирлекләренә депутатлар сайланачак. Шулай ук, Россия Дәүләт Советына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар да булачак.
Нет комментариев