Апас "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый
Җәмгыять һәм без

Апас "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Кичә бакчада "Күңелле старт" уеннары узды.

(11нче июнь,Ландыш Гайнуллина, "Aпастово-информ").


"Бүгенге көндә бакчага 73 бала йөри. Нәниләр бер-берсен бик сагынышып килделәр. Җәйге чорда да биредә алар өчен төрле күңелле чаралар оештырабыз", - дип хәбәр итте бакча мөдире Динара Ибәтуллина.

Кичә бакчада юл йөрү кагыйдәләрен искә алу максатыннан, "Күңелле старт" уеннары узган. Балалар уен-ярышлар рәвешендә юл йөрү кагыйдәләрен искә алганнар. Дус, кыю, сәламәт, имин булыйк девизы астында куңелле чара балаларга бик ошаган.


Нет комментариев