10 октябрьдә Апасның Яр буенда “Милләтләр кроссы – 2020“ ярышлары уза.
(7 октябрь, “Апастово-информ“).
Бөтенроссия йөгерү көне сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, халыкны спортка тарту, иң көчле спортчыларны ачыклау максатыннан оештырыла. Башлана – 10.00 сәгатьтә.
Ярышка мәктәп командалары, мәктәп директорлары, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, спорт ветераннары, гомумән, барлык район халкы чакырыла. Спорт бәйрәменә рәхим итегез! 0+ Бу хакта районның яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рафис Хәбибуллин хәбәр итте.
Нет комментариев