Апаслылар тәҗрибә белән таныша
Җәмгыять һәм без

Апаслылар тәҗрибә белән таныша

Район башлыгы Равил Хисаметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов, авыл җирлекләре башлыклары, төрле өлкә белгечләре тәҗрибә алу максатыннан, эш сәфәре белән Кама Тамагы районына бардылар.

(16 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Иң элек апаслыларны республикабызда виноград үстерүе белән танылып өлгергән Айрат Ялалетдинов биләмәләре кызыксындырды.

2016нчы елда 650 төп беренче үсентеләрен утырта башлаган фермер бүгенге көндә 2,5 гектарда 2500 төп виноград үстерүгә ирешкән. Шулай ук, 3 гектар мәйданда яңа калкып чыккан парникларына да виноград һәм кара бөрлегән утыртырга өлгергән. Үсентеләрне үзләре дә үстерәләр икән.
“Һөнәрем буенча юрист. Бу эшкә тотынырмын дип һич уемда юк иде. Шулай да, батырчылык иттем әле. 5 ел элек, әнием аз гына үстереп кара әле, дип әйткән вакытта зур мәйданда җирләр алып та куелган иде инде.

Президент биргән 1,5 миллион сумлык Грант та ярдәм итте үземә. Район җитәкчелеге дә төрле яклап булыша”, - ди Айрат.

Виноградның ашый торган төрләре генә түгел, хәтта техник сортлары да бар. Алардан сок, шәраб ясыйлар. Айрат виноград һәм кара бөрлегәннән тыш, җир җиләге дә утырткан. Шулай ук азрак мәйданда кура җиләге дә бар.
Тәҗрибә алырга килгән апаслыларга тырыш эшмәкәр бик күп киңәшләр бирде, виноград, кара бөрлегән үстерү ысулларын аңлатты, мул уңыш алу серләрен сөйләде.
Семинар-киңәшмә “Камамбер” сыр заводында дәвам итте. Биредә шушы җирлектә җитештерелгән сөттән, тәме һәм сыйфаты белән французларныкыннан бер дә ким булмаган сыр ясыйлар икән. Сыр ясаучы осталар апаслыларны сыр ясау процессы, аның кибет киштәләренә киткәнче нинди юл узуы турында тәфсилләп сөйләп бирделәр.

Җитәкче Альберт Насыйров сүзләренә караганда, завод үз эшчәнлеген 2018нче елда башлап җибәргән. Бүгенге көндә продукцияне сату буенча республикадан тыш, федераль киңлекләргә кадәр чыкканнар. Республиканың “Агростартап” программасы нигезендә Грант отып, ярдәм дә алганнар.

“Тиздән үзебезнең кооператив булачак. Хуҗалыкларда кешеләр җитештерәчәк сөтне без кулай бәядән сатып алачакбыз. Бүгенге көндә экспортка чыгу буенча да сөйләшүләр алып барыла. Күргәзмәбез белән Стамбулга кадәр барып кайттык. Аларга да безнең сыр ошады. Заводның бүгенге көндә 15 тоннага кадәр әзер продукция җитештерү мөмкинлеге бар. Сырларыбыз экологик яткан чиста, бернинди химикат кушылмаган. Ә иң мөһиме - продуктларыбыз хәләл. Максатыбыз - үзебездә ясалган сыйфатлы сырларыбызны еракларга таныту. Киләчәктә әчетелгән сөт продуктлары да җитештерергә җыенабыз”, - ди генераль директор.
Шуннан соң, районыбыз сәфәрчеләре сөтчелек комплексына таба юнәлделәр. Биредә 1000 баш эре терлек асрыйлар. Шуларның 650се савым сыерлары. Комплекс җитәкчесе Александр Карасев комплекста яңа төрле программа урнаштырылуы, аның нигезендә эшчәнлекне контрольдә тоту, белгечләрдән киңәшләр алу, гомумән, төрле мәгълүматлар, яңалыклар белән танышу өчен бик җайлы икәне турында сөйләп үтте.
Сәфәребез апаслылар өчен бик файдалы булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы тармагында шәхси эшеңне башларга бик җайлы вакыт. Дәүләт тарафыннан тырышларга төрлечә ярдәм күрсәтелә.

“Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча эш башлаучы эшмәкәрләргә район белгечләре ничек эш йөртергә икәнлеген, нинди ярдәм алып булганлыгын тәфсилләп аңлатырга бурычлылар. Шуңа күрә, яңа эш башлаучы эшмәкәрләр куркып калмасыннар иде. Теләгән һәм инициатива күрсәткән һәр кешегә без ярдәм итәргә әзер”, - диде район башлыгы.


Нет комментариев