Апасның беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы тәүге җиңүләрен бәйрәм иттеләр
Җәмгыять һәм без

Апасның беренче сыйныф укучылары белем дөньясындагы тәүге җиңүләрен бәйрәм иттеләр

Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән нәни укучылар “Әлифба” һәм “Азбука”ны төгәлләп, белем баскычы буйлап беренче адымнарын атладылар.

(10 февраль, Ләлә Сафиуллина “Апастово-информ”).


Апас мәктәбенең 1 “В” сыйныфы укучылары да белем дөньясындагы беренче җиңүләрен зурлап билгеләп үттеләр. Алар “Әлифба” һәм “Азбука”га багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар.
“Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар алга таба да тырыш булырга, ялкауланмаска, алдынгылар рәтендә булырга сүз бирделәр”, - диде Апас мәктәбенең 1 “В” сыйныфы укытучысы Гүзәл Сафина.


Нет комментариев