12 сентябрь, көндезге сәгать 3тә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда 62,9 процент сайлаучы үз тавышын бирергә өлгергән дә инде.
(12 сентябрь, "Апастово-информ").
Сайлаулар һәр участокта тыныч һәм оешкан төстә уза. Иң актив участоклар - Кызыл Тау, Иске Йомралы, Танай-Турай, Кормаш, Урта Биябашы авыллары участоклары. Бу хакта үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова хәбәр итте.
Борнаш авылында да сайлауда теләп катнашалар. Гаиләләре белән килүчеләр дә бар.
Нет комментариев