Апаста Республика көнен бәйрәм итү күңелле мизгелләргә бай иде
Җәмгыять һәм без

Апаста Республика көнен бәйрәм итү күңелле мизгелләргә бай иде

Республика көнендә эчтәлекле һәм истәлекле бәйрәм чарасы узды.

(29 август, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Равил Хисаметдинов райондашларны бәйрәм белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерде. “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештерде.

Бәйрәм чарасына республикада танылган, район тормышына үз өлешләрен керткән танылган шәхесләр, районыбызның мактаулы хезмәт ияләре чакырулы иде. Аларга “ТАССРның оешуына 100 ел”, “Апас районы оешуга 90 ел” истәлек медальләре тапшырылды. Шулай ук Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары алучылар да күп иде.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында 9 гаилә бүләкләр алды. Шулай ук 14 яше тулган яшүсмерләр Республика бәйрәме барышында паспортлы булды.

Бүләкләүләр, тәбрикләүләр җыр-моңнар, биюләр белән үрелеп барды.


Нет комментариев