Татарстанлылар белән онлайн-очрашу 16нчы декабрьдә Татарстанның официаль берләшмәләрендә оештырылачак.
(15 декабрь, “Апастово-информ”).
Иртәгә Татарстанның цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин социаль челтәрләрдәге Татарстан официаль бердәмлекләрендә #ТатарстанОнлайн программасы кысаларында туры эфир үткәрәчәк.
Министр Татарстанда IT-индустрия үсеше, республикада нинди IT-белгечләр кирәк булуы һәм цифрлы карарлар татарстанлылар тормышында нинди чагылыш табуы турында аңлатачак. Хәйруллин шулай ук туры эфир вакытында кергән сорауларга җавап бирәчәк.
Очрашу 14.00 сәгатьтә “ВКонтакте”, “Одноклассники” социаль челтәрләрендәге официаль бердәмлекләрдә һәм YouTube платформасында планлаштырылган.
Нет комментариев