Бүген Буа шәһәрендә “Йолдызлык” - “Созвездие-2020” республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең зона туры узды
Җәмгыять һәм без

Бүген Буа шәһәрендә “Йолдызлык” - “Созвездие-2020” республикакүләм балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең зона туры узды

Фестивальдә районыбыздан 145 бала чыгыш ясады.

(21 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Балалар фестивальгә ныклап әзерләнгәннәр. Барлык номинацияләрдә катнашып, үзләренең сәләтләрен, җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр. Жюри тарафыннан балаларны фестивальгә әзерләүне оештыру ягыннан районыбыз уңай бәяләнде, чыгышлар уңышлы дип табылды.
“Балалар өчен бик дулкынланып нәтиҗәне көтәбез”, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина. 

 


Нет комментариев