Гарәфә көнендә иртәнге намаздан башлап, Зөлхиҗҗә аеның 13нче көнендәге икенде намазын да (3нче август) кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, аны данлап өч мәртәбә: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһу вәллааһү әкбәр. Аллаһү әкбәр вә лилләәһил-хәмде“ дип тәкъбир-тәшрикъ әйтелә. (хатын-кызлар тәкъбирне эчтән генә әйтә).
Бу – Тәшрикъ көннәре дип атала. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкъбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөнечтән тәкбир әйтүдәдер.
Нет комментариев