Болынбалыкчыдан Флера Хәсәнова “Апас районының 90 еллыгы” истәлек медаленә лаек булды
Җәмгыять һәм без

Болынбалыкчыдан Флера Хәсәнова “Апас районының 90 еллыгы” истәлек медаленә лаек булды

Флера апа Хәсәнова Болынбалыкчы авылында туып-үскән. Бар гомерен туган авылына багышлаган.

(13 август, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

–7 классны тәмамлауга фермага сыер саварга килдем. 45 ел терлекчелек өлкәсендә эшләдем. Бар эшне дә кул көче белән башкардык. 5 ел Югары Совет депутаты булып тордым, – ди ул.
Флера апа 5 балага гомер бүләк итеп, аларны да үз үрнәкләрендә үстергәннәр. Алар да бүген районыбыз өчен хезмәт итә. Бу хакта да горурланып сөйләде ул.


Нет комментариев