Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган РФ Конституциясе эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттырачак
Җәмгыять һәм без

Эмиль Гобәйдуллин: Яңартылган РФ Конституциясе эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттырачак

Махсус урта белем бирү йортларына укырга керергә теләүчеләр саны артачак.

(8 июнь, “Апастово-информ“).


Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр халыкның хезмәтенә карата хөрмәтне ныгытачак һәм эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә этәргеч булачак. Бу хакта «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге" генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте.
"Конституциягә төзәтмәләр бары тик уңай үзгәрешләр генә китерәчәк, алар хезмәт кешесенең ролен һәм эшләүче кешеләрнең абруен тагын да арттырачак. Шуңа бәйле рәвештә, бу безнең халыкның икътисади күрсәткечләрен һәм тормыш шартларын яхшыртуга китерәчәк", - дип ассызыклады Гобәйдуллин.

РФ төп Законына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, Дәүләт хезмәт хакын хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан ким булмаган күләмдә гарантияли, тотрыклы икътисади үсеш һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен арттыру өчен шартлар тудырачак. Ил икътисади сәясәтенең төп юнәлешләре - хезмәт кешесен яклау һәм хөрмәт итү.
«Без үсәчәкбез. Безнең урта махсус уку йортларына укырга керергә, һөнәр алырга, эшләргә теләүчеләр саны артачак", - дип өстәде Эмиль Гобәйдуллин.


Нет комментариев