Быел чын кыш килде, дип әйтергә яратабыз. Карлы да, салкынлы да, җылы да, кояшлы да булды ул. Соңгы ае – февраль ни күрсәтер?
(4 февраль, “Апастово-информ“).
Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Февраль киләсе ел фасылларына нәрсә юрый?
Һава торышына һәм табигатькә бәйле сынамышлар:
Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
Февральнең беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, җәй озын яңгырлы булыр.
Февраль карга бай, апрель суга бай.
Февральнең беренче яртысында көннәр суык булса, арыш уңар; җылы булса, тары уңар.
Февральдә бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр.
Февраль аенда кар күп булса, иртә җәйгә ишарә.
Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.
Морҗадан чыккан төтен туры булып өскә менсә, көн аяза, суыта. Әгәр төтен җиргә ятса, көн җылыта.
Февраль ае ахырында кар күп яуса, борчак белән чикләвек уңар.
Яз суык буласы булса, февральдә төлке эт кебек өрер, улар.
Әгәр кышның бу ае буранлы икән, августта яңгыр көт, уҗым игене уңачак.
Кар күп ятса, үлән калын булачак.
Юлда кар калын, кырда юка булса, иген уңар.
Нет комментариев