Әлмәндәрдә яшәүче Фәнзилә апа Хөснетдинова район башлыгының Рәхмәт хатына, “Апас районының 90 еллыгы” истәлек медаленә лаек булды.
(20 август, “Апастово-информ“).
Фәнзилә апа бар гомерен туган авылына багышлаган. Тормыш иптәше Илдар белән бергәләп үзләре кебек уңган-булган 3 кыз, 1 малай тәрбияләп үстергәннәр.
–10 классны тәмамлауга фермага сыер саварга килдем. Бар эшне дә кул көче белән башкардык. 40 елга якын хезмәт иттем , – ди ул.
Фәнзилә апа Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе исеменә ия. Шулай ук Югары Совет депутаты булып торган. Бүген ул балалары, оныкларына үрнәк, терәк һәм киңәшче.
Нет комментариев