Ул 30 ел гомерен Апас “Салават күпере” балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә багышлаган.
(8 февраль, “Апастово-информ”).
Фәридә апаның педагогик хезмәт стажы 40 ел. Шуның 30 елын ул “Салават күпере” балалар бакчасында бакча мөдире булып эшләгән. “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан узган бәйрәм тантанасында сәхнәгә чакырылып макталды ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев аңа “Апас районы оешуга - 90 ел” истәлек медален һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, чәчәк бәйләме бүләк итте.
Нет комментариев