Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Җәмгыять һәм без

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Каратун урта мәктәбе укытучысы Гөлнур Шиһабетдинова Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

(10 февраль, “Апастово-информ“).


“Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы“ уңаеннан узган бәйрәм-тантанасында районыбызның мактауга лаек укытучылары сәхнә түренә чакырылдылар. Алар арасында Каратун урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнур Шиһабетдинова да бар иде. Ул яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасына ия булды.
Гөлнур Шиһабетдинова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Гомумроссия бәйгесенең муниципаль этабында беренче урынга лаек булган.


Нет комментариев