Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Әлеге уңайдан Яшел Үзән йөк машиналары предприятиесенең Апас районы филиалы җитәкчесе Илдүс Кадыйров хөрмәтләнде.
(20 октябрь, “Апастово-информ“).
Илдүс Кадыйров районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен “Апас районының 90 еллыгы“ истәлек медаленә лаек булды. Медальне тапшырганда район башлыгы Равил Хисаметдинов рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен дә ирештерде.
Нет комментариев