Юл һәлакәтендә юлчы зыян күргән
Җәмгыять һәм без

Юл һәлакәтендә юлчы зыян күргән

13 гыйнварда Казан-Ульян юлында транспорт һәлакәте була.

(13 гыйнвар, “Апастово-информ“).


Һәлакәт Кече Күккүз авылы яныннан узгач була. Биредә “Җиделе“ машинасы алда барган “КамАЗ“ артына барып керә.

Һәлакәтнең сәбәбе – дөрес дистанция сайламау дип фаразлана. Нәтиҗәдә, “Җиделе“ машинасының пассажиры тән җәрәхәтләре ала.

Юлларда сак булыгыз! Ашыгу күңелсезлекләргә китерергә мөмкин.


Нет комментариев