Лагерьның соңгы көнендә балалар бәйрәм тамашасы әзерләгәннәр.
(8 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Каратун мәктәп яны лагеренда да балаларны ял иттерү өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Кайнар азык, уеннар өчен мәйданчык, югары сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек дәресләре - бар да лагерь кысаларында дөрес итеп оештырылган. Ә инде спорт мәйданчыгында күркәмләнеп утырган мәһабәт чыршы балаларның да, укытучыларның да кәефләрен күтәрә. Бүген лагерьның соңгы көне. Балалар мәйданчыкта бәйрәм тамашасы әзерләгәннәр. Алар укытучылары белән бергәләп чыршы тирәли биеп-җырлап гөр килделәр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
-Быел кышкы каникулларда күп балалы, аз керемле, авыр тормышлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен мәктәп яны лагерьлары эшләде. Сигез мәктәптә барлыгы 230 бала лагерьларда ялларын күңелле дә, нәтиҗәле дә уздырырга тырышты. Балалар өчен барлык шартлар да тудырылды. Ата-аналар да балаларының ялы файдалы узганга канәгатьлекләрен белдерәләр, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева.
Нет комментариев