Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Марина Трофимова пандемия чорында татарстанлыларның шикаятьләре ничек артуын һәм төрле хезмәтләрдән зыян күргәндә, акчаңны ничек кайтарып булганын аңлатты.
(11 ноябрь, “Апастово-информ”).
Туристлык фирмалары эшенә шикаятьләр арткан. Чөнки, сәяхәтләрнең күбесе булмый калган.
“Бу аңлашыла да, коронавирус инфекциясе аркасында туристлык сәяхәтләре булмый кала”, - диде Трофимова.
2020нче елның июленнән башлап туроператорларның ике мөмкинлеге бар: я акчаны кайтаралар, я алмашка башка тур тәкъдим итәләр. Тик бәя үзгәрми.
“Мондый тәртип 2021нче елның ахырына кадәр дәвам итә”, - дип сөйли Марина Трофимова.
Нет комментариев