Апас урта мәктәбенең 4 класс укучылары балалар үзәк китапханәсенә Көз бәйрәменә килде.
(15 октябрь, “Апастово-информ“).
Яшь китап укучыларны көз гүзәле “Сөмбелә“ каршы алды. Аның белән берлектә укучылар табышмакларга җаваплар таптылар, бәйгеләрдә катнаштылар, җырладылар, биеделәр. Соңыннан яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр турында сөйләштеләр.
Китапханәче апалары белән берлектә көз турында шигырьләр укып, викториналарда катнашып, вакытларын күңелле дә, файдалы да уздырдылар.
Китапханәдә “Алтын көз“ китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Нет комментариев