2020 ел – Апас районына 90 ел тулу белән дә тарихка кереп калды.
(30 декабрь, “Апастово-информ“).
Әлеге уңайдан бер төркем хезмәт ияләре – район үсешенә саллы өлешен кертүчеләр истәлек медальләренә лаек булды.
Үзәк даруханә җитәкчесе Люция Носова, озак еллар балалар белем һәм тәрбия биргән, район газетасы “Йолдыз“да редактор булып эшләгән Валентина Саранюк, районның ирекле дружина җитәкчесе Наил Исмәгыйлев, районның электр челтәрләре җитәкчесе Ленар Гафаров, “Ярыш“ берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Гомәр Хәйруллин, хезмәт ветераны, Апасның ветераннар Советы, бакчачылар клубы җитәкчесе Расыйх Латыйповка медальләр тантаналы шартларда тапшырылды.
Нет комментариев