Балалар шагыйрь абыйларын искә алдылар.
(20 ноябрь, “Апастово-информ“).
Бакырчы мәктәбендә якташыбыз, балаларның яраткан шагыйре Шәүкәт Галиев туган көненә багышланган “Сез – безнең горурлык!“ дип исемләнгән шигырь бәйрәме узды. Бәйрәмдә укучылар шагыйрьнең шаян шигырьләрен сөйләделәр, “Курыкма, тимим!“, “Утыр әле яннарыма“ җырларын җырладылар. “Кыңгыраулы мәктәп еллары“ җырына биеп тә күрсәттеләр. Кичәдә Шәүкәт Галиев әсәрләренең төп герое – Шәвәли дә катнашты.
Нет комментариев