Почтальоннар арасында уйнатылган велосипед кемгә насыйп булды?
Җәмгыять һәм без

Почтальоннар арасында уйнатылган велосипед кемгә насыйп булды?

Октябрь аенда 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен иң күп район газетасына яздырткан почтальонга велосипед вәгъдә иткән идек.

(30 декабрь, “Апастово-информ“). 


Ике йортка бер “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы яздыру бәйгенең төп шарты булып торды. Бүләкне “Яран“ кибете хуҗасы Шәүкәт Хисмәтуллин тәкъдим итте. 

 
Лотерея 30 декабрь иртәсендә уйнатылды. Отыш иясен билгеләү тантанасында Буа элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Шәйхаттаров, аның урынбасары Гүзәл Гыйбадуллина катнашты. 
 


 
Велосипед Болынбалыкчы почта бүлекчәсе җитәкчесе Фирүзә Зариповага насыйп булды. Аңа шулай ук “Йолдыз“(“Звезда“) газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиеваның Рәхмәт хаты, бүләк тапшырылды. 
 
Фирүзә Зарипова әлеге хезмәттә 7 ел хезмәт итә. Ул әлегә кадәр “Татмедиа“ тарафыннан оештырылган “Иң яхшы почта бүлекчәсе“ бәйгесендә җиңү яулаган иде. 
 
“Лотереяда күп тапкырлар катнашсам да, бер дә отканым юк иде. Велосипед эшемдә ярдәм итәчәк“, – диде ул.


Нет комментариев