Яшел төскә күз шунда ук төшә. Ул тереклек төсе, яшәеш билгесе. Яшел – төп өч төснең берсе.
(18 ноябрь, “Апастово-информ“).
Табигатьтә күпчелек үсемлекләр яшел төстә. Составында хром булган минераллар гадәттә яшел төсле була. Мәсәлән: зөбәрҗәт, бакырташ, таргылташ, кыр шпаты. Яшел төс шулай ук хәвефсезлекне белдерә.
Яшел төс - яшәү, энергия, үсеш төсе. Ул бик яхшы тынычландыра, көчне торгыза. Аны йокы, балалар, аш, һәм кунак бүлмәләрендә куллану бик файдалы. Бу төсне яратучылар табигатькә тартыла. Алар бөтен әйбер белән кызыксыналар. Үзләре өчен гел ниндидер яңалык ачарга, нәрсәдер белергә яраталар.
Яшел киемгә өстенлек бирүчеләр – оптимистлар һәм үз-үзләренә нык ышанучан, аралашучан кешеләр. Яшел – агач, үлән, яфраклар төсе. Ул тынычландыра, күзләрне иркәли. Хәзерге вакытта яшел төс модада. Яшел төс яратучылар нинди генә халәттә калсалар да, тынычлык, аңлашу саклыйлар, үз гамәл һәм карарларын төптән уйлыйлар. Психологлар үз-үзләренә ышанмаучан кешеләргә яшел кием сатып алырга һәм кияргә киңәш итәләр.
Зур сөйләшүләргә барганда кара яшел төстәге киемне сайларга киңәш ителә.
Алдагы заманнарда яшел хатын-кызлар төсе булып саналган. Яшел кием кигән ир-атлар сирәк очраган.
Яшел күп төсләр белән туры килә. Мисал өчен, коңгырт, аксыл, ак, сары, ал, кызыл, көрән һәм башка төсләр.
Нет комментариев