Фракция җитәкчесе Сергей Неверов Дәүләт Думасында шундый тәкъдим белән чыкты.
(23 декабрь, “Апастово-информ“).
Әлеге идеяны Россия Президенты Владимир Путин да хуплады. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
Путин бу көнне “үзенчәлекле көн“ ди. Тик, закон буенча кыска вакыт эчендә, федераль дәрәҗәдә ял көне дип игълан итеп булмый.
“Шуңа күрә, регионнарга моны алдан кайгыртып куярга киңәш итәм. Моның өчен киләсе ел дәвамында тиешле карарны кабул итеп моны федераль дәрәҗәдә оештырырга кирәк“, - ди Владимир Путин.
Күп кенә Россия регионнарында, шул исәптән, Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы белән 26нчы декабрь эш көне дип санала, ә 31нче декабрьдә ял итәбез.
Нет комментариев