Районда 200 дән артык бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк
Җәмгыять һәм без

Районда 200 дән артык бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк

Быел исә мәктәпкә яшьләре тулмыйча керергә теләүчеләр дә бар.

(31 июль, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


1нче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар язу агымдагы елның 1 февраленнән башланды.
“«Россия Федерациясендә белем бирү» турындагы закон буенча мәктәпләргә 6,5-8 яшьлек балалар кабул ителә. Быел исә мәктәпкә яшьләре тулмыйча керергә теләүчеләр дә бар. Аларны мәктәпкә кабул итүне район мәгариф бүлегендә оешкан махсус комиссия хәл итә”, - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.


Нет комментариев