Районда бәбиләр туа
Җәмгыять һәм без

Районда бәбиләр туа

Агымдагы елның 6 аенда район буенча 73 сабый дөньяга тәүге тапкыр аваз салган.

(3 август, “Апастово-информ”)


Район хастаханәсендә белдерүләренчә, агымдагы елның 6 аенда район буенча 73 сабый туган. Бәхетле әти-әниләр балаларына үзенчәлекле исемнәр дә сайлаганнар.
“Соңгы вакытта әти-әниләр күбрәк борынгы һәм үзенчәлекле исемнәргә өстенлек бирәләр. Әмирхан, Нәриман, Рәдиф, Ясминә, Имилия, Сөмбел кебек исемнәр кушалар”, - ди районның ЗАГС бүлеге җитәкчече Розалия Насыйбуллина.

Бу көннәрдә хезмәттәшебез Алия Тимургазиеваның улы туды. Аңа Амиль дип исем кушканнар. Алия белән Адельне тагын бер тапкыр әти-әни булулары белән тәбрик итәбез. Сабыйга бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, әти-әни тигезлегендә бәхетле бала булып үсүен телибез.


Нет комментариев