Районда бильярд спорты Федерациясе җитәкчесе билгеләнде
Җәмгыять һәм без

Районда бильярд спорты Федерациясе җитәкчесе билгеләнде

Оста бильярдчы, ел саен үз призларына турнир оештыручы эшмәкәр Фәнис Галәветдиновка районның бильярд спорты Федерациясе таныклыгы тапшырылды.

 

(11 ноябрь, “Апастово-информ”).


Район халкын газлы итүдә хезмәт куючы эшмәкәр Фәнис Галәветдинов үзе дә бильярд ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган оста уенчы буларак билгеле. Хәзер ул Апас районының бильярд федерациясе җитәкчесе итеп билгеләнде.
“Яшьтән үк бильярд уйнарга яраттым. Еш кына ярышларда катнашып, уңышка да ирештем. Хәзер ел саен диярлек бильярд турнирлары уздырам. Яшьләр дә өлкәннәр дә бик теләп катнашалар. Бильярд уены авыл халкы да үз итә. Моның өчен мөмкинлекләр дә тудырыла. Әйтик, хәзер һәр мәдәният йортында диярлек бильярд өстәлләре булдырылды”, - Фәнис Галәветдинов.
Эшмәкәр ел саен үз призларына бильярд ярышлары уздыра. Биредә бильярд спортын үз итүче райондашлар бик теләп катнаша.


Нет комментариев