Районның иң актив блогеры - кем ул?
Җәмгыять һәм без

Районның иң актив блогеры - кем ул?

Наилә Әхмәдиеваның бүгенге көндә 1,5 меңнән артык язылучысы бар.

(29 декабрь, “Апастово-информ”).


Наилә Әхмәдиева Дәвеш авылыннан. Аны районда күпләр белә. Ул үз хуҗалыгында бик күп итеп суган үстереп күпләрне сокландыра.
Шулай ук ул кишәрлекләреннән салат, редиска, кабак, кәбестә, укроп һәм башка төр яшелчәләрдән дә күпләп уңыш ала. Шәһәр кызы булса да, авылга кайтып, иптәше белән үз шәхси эшен булдырып, авыл җанлы, җирне яратуы белән райондашларга үрнәк булып тора.
Наилә ханым инстаграмда үз битен булдырган. Үзен ул анда җир хатын-кызы дип атый. Үз аккаунтында гаилә тормышын да, эшчәнлеген дә бер дә тартынмыйча чагылдырып бара.
“Хатын-кыз күңеле белән дә, төс-кыяфәте белән дә гүзәл булырга тиеш. Һөнәреңнең нинди булуына карамастан, һәрчак чиста-пөхтә йөрергә кирәк. Акылың белән дә, фикерләрең белән дә һәркемне үзеңә тартып торсаң гына, син гаиләңдә дә, халык арасында да хөрмәтле буласың”, - ди Наилә ханым.


Нет комментариев