Районыбыз халкы үзенең нәсел тарихын барлый
Җәмгыять һәм без

Районыбыз халкы үзенең нәсел тарихын барлый

Мөслимәләр берлеге мөхтәсибәт белән берлектә “Васыятьнамә-киләсе буыннарга әйтер сүз“ һәм “Нәселебез шәҗәрәсе“ бәйгеләре үткәрде.

(13 ноябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


“Әлеге бәйгеләрдә башлангыч сыйныф укучыларыннан алып, өлкән яшьтәге абый-апаларга кадәр катнашуы безне бик сөендерде. Һәр катнашучының төпле фикерле булуы, күп эзләнү эшләре алып барулары, үз материалларына күңел җылысы өстәп зәвыклы, башкаларга үрнәк булырлык итеп башкарулары матур фикерләр тудырды“, - дип хәбәр итте Апас мөслимәләр берлегеннән Венера Сәгъдиева.
Бәйгегә барлыгы 29 кеше үз эшен тапшырган. Алар үзләренең нәсел шәҗәрәләрен барлаганнар, өлкәнрәк катнашучылар васыять итеп калдырасы киңәшләрен, теләкләрен дә җиткергәннәр.
“Гаилә тарихын өйрәнүче бу матур бәйгеләр район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ярдәме белән оештырылды. Һәрберсенә югары бәя куелды. Урыннар билгеләнде. Аның йомгаклау тантанасын дә үткәрербез дип ниятлибез“, - диләр мөслимәләр берлегендә.


Нет комментариев