Җәмгыять һәм без

Республикада җил генераторлары урнаштыру якын арада башланырга мөмкин

Мондый мәйданчыкларның һәрберсе 60 - 200 мВт энергия эшләп чыгарырга мөмкин.

(23 декабрь, “Апастово-информ”). 


Татарстанда җил электростанцияләре төзү буенча инвесторлар берничә мәйданчыкны өйрәнәләр. 
“2021нче елда ук җил көченә көйләнгән электростанцияләр төзү карары кабул ителергә мөмкин. Аннан соң дәүләт ярдәме чаралары эшләнәчәк. 2021нче - 2022нче елларда төзелеш эшләре башланачак”, - дип сөйли Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

 


Нет комментариев