Җәмгыять һәм без

Роспотребнадзорда коронавируска уздырган тестларның ни дәрәҗәдә төгәллеген аңлаттылар

Республикабызда ПЦР - тест үткәрү һәм аларның анализларын тикшерү буенча биш шәхси лаборатория һәм 14 дәүләт оешмасы эшли.

(9 ноябрь, “Апастово-информ”).


ПЦР-тестларның төгәллеге бик югары. 99,8 - 99,9 очракта алар төгәл мәгълүмат бирә.
“Теләсә нинди тестның да - вич инфекциядәнме ул, балага узуданмы - барыбер күпмедер төгәлсезлеге була. Ә менә ПЦР- тестларның төгәллеге 99,9 процентка җитә”, - дип сөйли Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Аның фикеренчә, анализны дөрес алмаганда, булган материалны анализга дөрес илтеп тапшырмаганда, төгәлсезлек чыгарга мөмкин.
“Ләкин, болар барысы да мөмкин хәл түгел, безнең белгечләребез һәм лаборантларыбыз әлеге анализларны тикшерергә яхшылап укытылган. Моңа тиешле таныклыклары бар”, - диде Любовь Авдонина.
Тестларны тикшерүче оешмалар эшенә дә контроль көчле. Алар эшенә бүген претензия юк, дип билгеләп үтә спикер.


Нет комментариев